Смаильская сельская библиотека - филиал № 24

«Георгий тасмасы" акциясе

Җиңү көне алдыннан үткәрелә торган «Георгий тасмасы» Бөтенроссия патриотик акциясенә кушылдык.
Быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын билгеләп үтәбез. «Георгий тасмалары"  – ул символ гына түгел, ә Бөек Ватан сугышында җиңүчеләрнең батырлыгына хөрмәт билгесе. Акциягә кушылуыбызның төп максаты-ничек кенә булмасын, яңа буынга халыкның сугышны нинди бәя белән җиңүен, без кемнең варислары  булып калуыбызны, кем белән горурланырга, кемне истә тотарга тиешлегебезне онытмаска ткирәклекне аңлату. Георгий тасмаларын укучылар белән бергә сугыш чоры балаларына һәм  төрле өлкәдә хезмәт куючы авылдашларга тараттык.