"Күңелләрдә Тукай сүзләре”
"Күңелләрдә Тукай сүзләре” интеллектуаль уенында 6нчы сыйныф укучылары ике командага бүленеп, Тукайның балалар өчен иҗат ителгән шигырь-әкиятләрен танып белү буенча көч сынаштылар. Уен 3 турдан торды.
1 тур “Уйлап бак, артыгын тап” дип атала. Монда балаларга дүрт сүрәттән торган карточкалар тәкъдим ителә. Сүрәтләрнең кайсы шигырьгә туры килгәнен һәм кайсы сүрәтнең монда урынсыз булуын күрсәтергә кирәк.
2 тур “ Хаталар, ах , бу хаталар” дип атала. Биредә Г.Тукайның 7 шигыре буенча ясалган рәсемнәр урнаштырылган. Тик рәсемнәрдә ялгышлыклар киткән. Балаларга рәсемнең кайсы шигырь белән бәйле булуын белергә, хаталарны әйтеп бирергә, шигырьдән өзек сөйләргә кирәк.
3 тур “Яшеренгән исемнәр” дип атала. Бер юлда Тукайның берничә шигырь исемнәре буталып язылган.Балаларга исемнәрне табып алу бурычы куела.
Уен өчен барлык сүрәтләр дә ясалма фәһем ярдәмендә ясалды.
Чара барышында “Тукайны бергәләп укыйбыз” акциясенә кушылып юбилярның “Туган җиремә” шигыре дә укылды.