Смаильская сельская библиотека - филиал № 24

Халыклар бердәмлеге — Россиянең куәте!

Россиядә үткәрелә торган еллык «Библионочь» акциясе быел 15 нче тапкыр оештырыла. Акциянең быелгы девизы — «Халыклар бердәмлеге — Россиянең куәте!» Без яшь китапханә сөючеләр белән әлеге чарага кушылып, Россия халыклары: нанайлар, алтай халкы, эскимоссларның мәдәниятләре, йолалары, телләре турында  могъҗизалар кыры уенын үткәрдек. Уен Николай Куриловның “Я узнал, что у меня...” шигырен төрле телләрдә тыңлау белән башланып китте. Чара өчен  халыкларның милли киемнәрен, көнкүрешен чагылдырган презентация төзелде.