“Без дә пионер идек”
19 май Пионерия көне уңаеннан “Без дә пионер идек”дигән кызыклы чара үткәрелде. Бу чарада Салавы лицее укучылары һәм укытучылары катнашты. Укытучылар үзләренең ничек пионер булып торганнарын, походларга йөреп, кызыклы уеннар уйнап, кичләрен учак янында утырганнарын искә алдылар. Шул форсаттан балалар белән дә күңелле эстафета үткәреп, учакта пешкән бәрәңге белән сыйландылар.