"Гаилә көне"
15 май Гаилә көне уңаеннан мәдәният йорты белән берлектә әти-әниләрне,балаларны гаилә көне белән котлау өчен, гаилә көненең нинди бәйрәм, кайдан чыкканы турында мәгълүмат бирү өчен Салавыч лицеена, һәм балалар бакчасына юл алдык.Аларга Гаилә көненең әһәмиятен аңлаттык, шулай ук укытучы, тәрбиячеләр үзләренең җылы теләкләрен җиткерделәр. Урамда очраган авылдашларны да бәйрәм белән котлап китапханәгә килергә өндәдек.