Салаусьская сельская библиотека - филиал № 23

"Куркынычсыз интернет"

«Куркынычсыз интернет» дәресе — балаларга челтәрдә үз-үзләрен дөрес тоту, шәхси мәгълүматны саклау һәм виртуаль куркынычлардан саклану нигезләрен өйрәтүче мөһим чара булып тора.Китапханәдә мәктәп лагерына йөрүче балалар шул хакта сөйләштек. Кагыйдәләрне искә төшердек.
Шулай ук,
“Балалар ышаныч телефоны»турында да мәгьлүмат белән танышты балалар.
Нинди әкиятләр үрнәгендә ышаныч телефоны аша ярдәм алырга мөмкин булуын тикшердек. Телефон турында шигырьләр һәм табышмаклар белән таныштык. Нәтиҗә ясап, ышаныч телефоны һәр бала өчен ачык һәм аны борчыган проблеманы хәл итәргә ярдәм итәчәк, дигән нәтиҗә ясадылар