"Рус әдәбиятының кояшы"
Күренекле рус шагыйре А.С.Пушкинның туган көне уңаеннан китапханәдә балалар бакчасы балалары өчен “Рус әдәбиятының кояшы” исемле әдәби иртә үтте. Балалар бөек рус шагыйре А.Пушкинның тормыш юлы,бала чагы турында мәгьлүмат алдылар. Балыкчы Һәм алтын балык әкияте белән таныштылар.
Шулай ук “Тукайны бергәләп укыйбыз ” проекты кысаларында балаларга Г.Тукайның “Пушкинга” шигыре кычкырып укылды.