Салаусьская сельская библиотека - филиал № 23

"Сөлге җыю"

Сабантуйга сөлге, бүләкләр җыю – борынгыдан килгән күркәм йола. Йола – татар халкының күркәм традицияләрен, гореф-гадәтләрен дәвам итү, хөрмәтләү, аларны киләчәк буыннарга җиткерү максатыннан үткәрелә.
28-29 май көнне Салавыч авылында узачак Сабантуйга әзерлек кысаларында, мәдәният йорты, балалар бакчасы , мәктәп хезмәткәрләре белән берлектә бәйрәм өчен бүләкләр җыю оештырылды. Бу көнне авылдашларны берләштергән матур йола тормышка ашты. Сабантуйга бүләк җыю , үзе бер зур бәйрәмгә әверелде.