"Тәмәкенең кеше өчен зарары”
Китапханәдә яшүсмерләр белән “Тәмәкенең кеше өчен зарары” исемле әңгәмә үтте.Чара барышында тәмәке барлыкка килү тарихы ,дөньяда бу начар гадәттән күпме кешенең газап чигүе һәм һәлак булуы турында мәгълүмат бирелде. Шулай ук тәмәке тартуның коточкыч нәтиҗәләре, тәмәке тартучы кешенең үзенә генә түгел, әйләнә-тирәдәгеләргә дә зыян китерүе турында мисаллар китерелде. Чарада аерым пункт булып көнкүрештә электрон тәмәке тарту мәсьәләсе яктыртылды, начар гадәттән баш тарту ысуллары, сәламәт яшәү рәвеше темасы турында фикер алыштылар.