"Игелекле йөрәкләр”
исеме астында Салавыч авыл волонтерлары өчен әдәби- музыкаль кичә оештырылды. Кичәдә волонтерлар штабына йөрүче 30 дан артык волонтерларыбыз катнашты. Кичәне авыл җирлеге башлыгы Рәсим Кадим улы Латыйпов ачып җибәрде.Аларга шундый изге эшләрдә катнашулары өчен рәхмәтен җиткерде, шулай ук Волонтер кенәгәләре дә тапшырды. Чарада шулай ук районыбызның өлкән волонтеры Лена апа Вәлиева да катнашты. Шулай ук рәхмәтләрен әйтеп, волонтерларыбызга рәхмәт хаты тапшырды. Кичә Р. Минһаҗевның,Ш.Җиһангированың матур шигырьләре, җыр – бию, күңелле уеннар белән үрелеп барды. Шулай ук чарада катнашучыларны махсус хәрби операциядә катнашып, батырларыбызның сугышчан юлары турында язылган З.Кадыйованың “Язмышыңа язылганны,Ф.Гималтдиновның “Ү
лемнән бер адым алгарак” Һ.б әсәрләр белән таныштырдым.