«Россия һәм Кырым – бергә барабыз»
18 мартта безнең илдә мөһим дата - Кырымның Россия белән кушылуы көне билгеләп үтелә. Бу истәлекле көндә балалар өчен «Россия һәм Кырым – бергә барабыз» дигән мәгълүмат сәгате узды. Чара барышында балалар быел Кырымның Россия белән кушылуының 11 еллыгы билгеләп үтелүен белделәр. Әңгәмә барышында катнашучылар слайд-презентация ярдәмендә Кырымның истәлекле урыннары буйлап мавыктыргыч һәм танып белү сәяхәтенә чыктылар, аның данлыклы шәһәрләре, уникаль табигате һәм климаты белән таныштылар. Балалар «Артек» халыкара балалар үзәге тарихы турында белделәр