"Сталинград - тарихның горур хәтере - батырлык дәресе
2 феврвль -Сталинград шәһәрен немец - фашист илбасарларыннан азат итү көне уңаеннан. 9 сыйныф укучылары белән " Сталинград - тарихның горур хәтере" исем астында батырлык дәресе үткәрелде. Китапханәче укучыларны шушы сугыш тарихы белән таныштырды, тигезсез сугышта халкыбызның җиңүе, Ватаныбыз өчен гомерләрен биргән сугышчыларның сугышларда күпме һәлак булуы турында сөйләде.