Пижмаринская сельская библиотека - филиал № 21

"Холокост - мәңге төзәлмәс йөрәк ярасы" - хәтер сәгате

27 январь - холокост корбаннарын искә алу көне уңаеннан, 4 - 6 сыйныф укучылары белән "Холокост - мәңге төзәлмәс йөрәк ярасы" дигән хәтер сәгате уздырылды. Укучыларга ерткыч сәясәт корбаннары булганнарны һәм бу мәхшәрне туктаткан батыр йөрәкле кешеләрне искә алу көне турында мәгълүмат бирелде. Чара барышында укучылар икенче Бөтендөнья сугышы куркынычлары турында белделәр.