"Тукайны бергәләп укыйбыз"- акция
"Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе" республика проекты кысаларында 8 гыйнвар көнне Пыжмара авыл китапханәсендә "Тукайны бергәләп укыйбыз"дигән кычкырып укулар үтте. Акция бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланды. Укучылар Г.Тукайның балачагы һәм китаплары белән таныштылар.Алар Габдулла Тукайның атаклы «Туган тел»шигырен укыдылар.