Пижмаринская сельская библиотека - филиал № 21

"Репрессияләнгән шигърият " - әдәби сәгать

30 октябрь  илебездә Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә.Шул уңайдан "Репрессияләнгән шигърият" исемле әдәби сәгать уздырылды. Китапханәче  бу елларның фаҗигасе һәм репрессия корбаннары турында сөйләде, "Кире кайтарылган исемнәр" дигән китап күргәзмәсе  белән таныштырды. Әлеге чарада репрессияләнгән шагыйрьләрнең шигырьләре укылды.