"Я в сети интернет" - танып - белү сәгате
Бүген интернет тормышыбызга шул кадәр нык итеп үтеп керде, хәтта аннан башка тормышны күз алдына китерү дә авыр. Интернет күп кенә эшләрне җиңеләйтә. Әмма уңай якларыннан тыш, интернетның күп кенә тискәре яклары да бар. Китапханәдә “Я в сети интернет” дигән танып-белү сәгате үткәрелде. Укучылар интернет куллануның кагыйдәләре белән таныштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр.