Пижмаринская сельская библиотека - филиал № 21

"Аеклык - тормыш нормасы" - мәгълүмат сәгате

11 сентябрь - Бөтенрәсәй аеклык көне. Алкоголизм чиренең фаҗигасен аңлату, яшь буынны бу һәлакәткә китерү гадәттән кисәтү максатыннан, "Аеклык - тормыш нормасы" исем астында мәгълүмат сәгате үткәрелде. Китапханәче укучыларга алкогольнең кеше организмына никадәр зыянлы булуы турында аңлатты. Укучылар шулай ук Бөтенрәсәй аеклык көненең барлыкка килү тарихын, Россиядә алкоголизм белән бәйле проблемалар белән таныштылар.