"Тропинками родного края" - викторина
"Тропинками родного края" дип исемләнгән туган якны өйрәнү викторинасы үткәрелде. Викторина укучыларга белемнәрен баетырга, кече ватаннары турында кызыклы мәгълүмат тупларга ярдәм итте. Чара барышында укучыларга Балтач районы , аның табигате, байлыклары, туган ягыбызда яшәгән күренекле кешеләр, шулай ук истәлекле урыннар турында сөйләнелде. Викторина азагында укучылар якташларыбызның үзләренә ошаган шигырьләрен укыдылар.