"Дулкын - дулкын яңалык " - библиофреш
Укучылар китапханәгә килүче вакытлы матбугатне көтеп алалар. Шул уңайдан "Дулкын - дулкын яңалык" исем астында библиофреш үткәрелде. Алар журналлардан кызыклы һәм мавыктыргыч рубрикалар, мәкаләләр белән таныштылар. Шигырь, хикәя, әкиятләрдән өзекләр укыдылар, кроссвордлар чиштеләр, табышмакларга җаваплар таптылар.Үзләренә бик күп кирәкле мәгълүматлар алдылар.