"Җыр - иҗат җимеше" - китап күргәзмәсенә күзәтү
Халык шатлыгын да,сагышын да җыр аша белдерә. Халык җырлары бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң зур мирас ул. Шушы мирасны таныту, күзәтү максатыннан, "Җыр - иҗат җимеше" исем астында китап күргәзмәсе төзелеп, күзәтү үткәрелде. Күргәзмәгә татар халкының җыр китаплары, халкыбыз мирасын буыннан - буынга тапшыручы җырчылар турында китаплар куелды.