Пижмаринская сельская библиотека - филиал № 21

"Родной язык по - своему велик! " - интеллектуаль уен

Туган тел көненә карата "Родной язык по - своему велик!"  исем астында     интеллектуаль уен  үткәрелде.Чара барышында язучы Г.Тукай, М.Җәлил, Р.Миңнуллиннарның  татар телендәге цитаталары, шигырьләре яңгырады. Укучылар туган тел темасына карата табышмаклар, мәкальләр чиштеләр. "Словарь мой добрый друг и верный помощник" дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар, сүзлекләрнең төрле төрләрен кызыксынып карадылар.