"Компьютер һәм сәламәтлек" - мәгълүмат сәгате
Куркынычсыз интернет атналыгы кысаларында "Компьютер һәм сәламәтлек" исем астында мәгълүмат сәгате үткәрелде. Китапханәче укучыларны интернет үсеше тарихы белән таныштырды, аның нинди мөмкинлекләр бирүен , нинди куркынычларны очратырга һәм алардан ничек сакланырга мөмкинлеген сөйләде. Укучылар интернет һәм аны куркынычсыз куллану турында сорауларга җавап биреп, үз белемнәрен тикшерделәр.