"Конституция - дәүләтнең төп законы " - мәгълүмат сәгате
12 декабрь - Конституция көне уңаеннан, 8 сыйныф укучылары белән, "Конституция - дәүләтнең төп законы" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чара барышында укучылар бәйрәмнең тарихы, илебезнең тормышын, гражданнарның хокукларын һәм бурычларын билгеләүче төп законнар язылган дәүләтнең төп документлары турында белделәр. Чара ахырында РФ Конституциясендә беркетелгән хокукларны белү викторинасы үткәрелде.