"Батырлык ул рухи матурлык" - батырлык дәресе
5 сыйныф укучыларына "Батырлык ул рухи матурлык" исемле геройларны искә алу көненә багышланган батырлык дәресе үткәрелде.Укучылар авыр сугыш чоры, солдатларыбызның батырлыклары, сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан геройлар белән таныштылар. Зур батырлыклар күрсәткән районыбыздан чыккан геройларыбызны искә алдылар.