"Балаларның хокуклары" -мәгълүмат сәгате
5 сыйныф укучылары белән "Балаларның хокуклары' исем астында мәгълүмат сәгате үткәрелде. Укучылар төп хокуклар булган яшәү һәм исемгә, түләүсез белем алуга, медицина ярдәменә хокук булулары белән таныштылар. Шулай ук алар үзләренең нинди бурычлары булуларын белделәр.