"Конституция - илнең төп законы" - китап күргәзмәсе
6 ноябрь - Татарстан Республикасы конституциясе көне уңаеннан "Конституция - илнең төп законы" исем астында китап күргәзмәсе төзелде. Күргәзмәдә конституцион хокукка , дәүләт тарихына, Россия һәм Татарстан дәүләт символикасына һәм конституция төзелү тарихына багышланган китаплар тәкъдим ителде.