"Вновь в единстве с Россией" - китап күргәзмәсе
30 сентябрьдә Россиядә яңа истәлекле дата - Донецк Халык Республикасының, Луганск Халык Республикасының, Запорожск һәм Херсон өлкәләренең Россия Федерациясе белән яңадан берләшүе көне билгеләп үтелә. Бу көн илебезнең бердәмлеге һәм көче символына әйләнде, һәм хәзер ел саен билгеләп үтеләчәк. Китапханәдә “ Вновь в единстве с Россией ” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Китап күргәзмәсе белән без бу бәйрәмнең әһәмияте, аның тарихы, илебезнең киләчәге турында беләбез.