Пижмаринская сельская библиотека - филиал № 21

"Синең тарих - безнең Гомер башы, киләчәгең безнең киләчәк" - китап күргәзмәсе

Пыжмара  авыл җирлегенең "Шушма моңнары" проекты кысаларында "Синең тарих - безнең  Гомер башы, киләчәгең безнең киләчәк" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә авыл тарихы, фән шәхесләре материаллары  урын алды.Пыжмара авылы шагыйрәсе  Мәгъмүрә апа Хөрмәтуллинаның китаплары, яшь каләм  тирбәтүче Гарифуллина Гөлзада апаның, Йосыпов Рафисның иҗатлары яктыртылды. Китап сөючеләр китап күргәзмәсе белән таныштылар.