"Татар милли хәзинәләре эзеннән " - мәгълүмат сәгате
Милли ризыкларны , аларны әзерләү осталыгын, татар халкының кунакчыллыгын искә төшерер өчен , китапханәче "Татар милли хәзинәләре эзеннән" темасына мәгълүмат сәгате үткәрде. Ул милли ризыкларның кыскача тарихы турында сөйләде, иң популяр ризыклар әзерләү буенча китаплар, ризык рецептлары белән таныштырды.