"Без -Тукайлы халык" - әдәби кичә
26 апрель - татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай көне. Мәңге яшь шагыйребезне искә алу максатыннан, "Без - Тукайлы халык" исем астында әдәби кичә үткәрелде. Кичәдә укучылар "Тукай иҗаты - балаларга " исемле китап күргәзмәсе белән таныштылар. Китапханәче Габдулла Тукайның тормыш юлы, иҗатын искә төшерде. Кичә барышында укучылар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр. Кичә "Туган тел" җыры белән тәмамланды.