"Хәтер китабы - изге китап " - мәгълүмат сәгате
Хәтер...Бары тик кешеләргә генә хас изге хис. Ул безнең аңда мәңге яши. Яу кырында ятып калганнарның исемнәре алтын төс белән уеп язылган "Хәтер" китабы битләрендә мәңгеләштерелде. Дүрт ел эчендә Бөек Җиңүне якынайту өчен җаннарын биргәннәрнең исемнәрен мәңгеләштергән "Хәтер" китабы һаман тулыланып тора. "Хәтер китабы - изге китап" исем астында мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чараның төп максаты булып сугыш чоры балаларын хөрмәтләү, китаплар белән якыннан таныштыру булды.