Пижмаринская сельская библиотека - филиал № 21

"Яшә китап!" -акция

  4-6 сыйныф укучыларына иске китапларны ремонтлау буенча “Яшә китап” исеме астында акция үткәрелде.Акция китапларга сакчыл караш кирәклеге турында әңгәмә белән башланып китте, аннан соң балалар китапның төп элементлары белән таныштылар. Соңыннан китапханәче укучыларга китапны ничек “дәваларга” кирәклеген күрсәтте. Алар битләрне төзәттеләр, карандаш тапларын бөтергеч белән бетерделәр, скотч һәм кәгазь ярдәмендә  ертылган  битләрне  ябыштырдылар. Китапларны ремонтлау белән шөгыльләнеп, укучылар яңа, файдалы эш белән мавыктылар.