4, 6 сыйныф укучылары өчен илебезнең мөһим вакыйгасына багышланган "Кырым һәм Россия бергә мәңгегә" исем астында мәгълүмат сәгате үткәрелде. Укучылар Кырымның табигате, истәлекле урыннары һәм тарихы белән таныштылар. Алар картаны күргәннәр, ярымутрауның географик урынын өйрәнгәннәр һәм ни өчен нәкъ менә 18 мартның бөтен Россия өчен үзенчәлекле көн булуын аңлаганнар.
"Туган ягым Балтачым" исем астында китап күргәзмәсе төзелеп, күзәтү үткәрелде. Күргәзмә районыбыз шагыйрьләренең китаплары белән баетылды. Бу күргәзмә укучыларда кызыксыну уятты.
8 март - Халыкара хатын - кызлар көне уңаеннан, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, "Тормыш яме ул - хатын -кыз" исемле тематик кичә үткәрелде. Кичәдә хатын - кызларыбызны бәйрәм белән котлап нәфис сүз, җыр, бию башкарылды.
"Сәламәтлек сукмагы буйлап" исем астында китап күргәзмәсе төзелеп, күзәтү үткәрелде..Күргәзмәдә сәламәтлек, аны саклау , спорт турында китаплар тәкъдим ителде. Китапханәче укучыларны китаплар белән таныштырды һәм сәламәтлекне саклау серләре турында сөйләде.
23 февраль -Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә "Ир - егетләр - ил тоткасы" исемле тематик кичә үткәрелде. Кичәдә ир- егетләребезне бәйрәм белән котлап нәфис сүз, җыр, бию башкарылды.
Китапханәче укучыларга милли фольклор турында мәгълүмат биреп, "Туган тел - халыкның рухи дәвасы" дигән китап күргәзмәсе белән таныштырды. Укучылар кычкырып бәетләр, әйтемнәр, мәкальләр укыдылар.
15 февраль - Россиядә интернационалист сугышчыларны искә алу көне итеп үткәрелә. Шушы уңайдан "Әфган сугышы кайтавазы" исем астында мәгълүмат сәгате үткәрелде . Укучылар Әфганстанда интернациональ бурычын үтәгән авылдашларыбызны искә төшерделәр.
Күренекле татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 120 ел уңаеннан, 9 сыйныф укучылары белән "Җәлил - безнең йөрәкләрдә" дигән әдәби сәгать үткәрелде. Чара барышында катнашучылар шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты, китаплары белән таныштылар.
Интернет куркынычсызлыгы атналыгы кысаларында 4- 6 сыйныф укучылары белән "Интернет дөньясында" исемле мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чара барышында алар интернетның файдалы һәм зарарлы яклары белән таныштылар, үзләренең фикерләре белән таныштылар.
"Тукайны бергәләп укыйбыз.Читаем Тукая вместе" республика акциясе кысаларында Зәкиева Раилә Г.Тукайның "Буран" шигырен кычкырып укыды.
Укучыларда патриотик хисе тәрбияләү , аларга Бөек Ватан сугышында илебез халкының батырлыгын китаплар аша җиткерү уңаеннан.4-6 сыйныф укучылары "Сильные духом: читаем книги о разведчиках и партизанах" Бөтенрәсәй акциясенә катнаштылар. Чара барышында укучылар М.Җәлилнең. А.Печерскаяның әсәрләрен укыдылар.
2 феврвль -Сталинград шәһәрен немец - фашист илбасарларыннан азат итү көне уңаеннан. 9 сыйныф укучылары белән " Сталинград - тарихның горур хәтере" исем астында батырлык дәресе үткәрелде. Китапханәче укучыларны шушы сугыш тарихы белән таныштырды, тигезсез сугышта халкыбызның җиңүе, Ватаныбыз өчен гомерләрен биргән сугышчыларның сугышларда күпме һәлак булуы турында сөйләде.
27 январь - холокост корбаннарын искә алу көне уңаеннан, 4 - 6 сыйныф укучылары белән "Холокост - мәңге төзәлмәс йөрәк ярасы" дигән хәтер сәгате уздырылды. Укучыларга ерткыч сәясәт корбаннары булганнарны һәм бу мәхшәрне туктаткан батыр йөрәкле кешеләрне искә алу көне турында мәгълүмат бирелде. Чара барышында укучылар икенче Бөтендөнья сугышы куркынычлары турында белделәр
4 - 6 сыйныф укучылары белән "Ленинград батырлыгы"" исем астында батырлык дәресе үткәрелде. Китапханәче укучыларга Ленинград камалышында яшәүчеләрнең авыр сынаулары, блокада дәвамында Ленинградта һәр кеше өчен билгеләнгән көндәлек норма 125 грамм авырлыктагы "Блокада икмәге" турында сөйләде.
"Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе" республикакүләм акциясе кысаларында Г. Тукайның "Зимний вечер" шигырен Зәкиева Раилә укыды.
6 сыйныф укучылары белән "Яңа журнал -яңа дус" исем астында библиофреш үткәрелде. Укучылар китапханә алдыра торган журналларның кызыклы рубрикалары белән таныштылар, күңелле хикәяләр, шигырьләр укыдылар.
Татар әдәбияты классигы Г.Бәшировның тууына 125 ел уңаеннан"Җир һәм күңел җылысы" дип аталган китап күргәзмәсенә күзәтү узды. Күргәзмәдә язучыбызның биш томлык "Сайланма әсәрләр"е. "Туган ягым яшел бишек", "Җидегән чишмә", "Сиваш" кебек повестьлары тәкъдим ителде.Китапханәче укучыларны кыскача әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды.
Пыжмара авыл китапханәсе"Тукайны бергәләп укыйбыз" республикакүләм акциясе Мәдәният министрлыгы тарафыннан игълан ителеп, бөек татар шагыйре Г.Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган проекты өчен үз ишекләрен ачты. Г.Тукайның "Ай һәм кояш" шигырен Камилә Зәйнуллина укый.
"Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе" республика проекты кысаларында 8 гыйнвар көнне Пыжмара авыл китапханәсендә "Тукайны бергәләп укыйбыз"дигән кычкырып укулар үтте. Акция бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланды. Укучылар Г.Тукайның балачагы һәм китаплары белән таныштылар.Алар Габдулла Тукайның атаклы «Туган тел»шигырен укыдылар.
Балаларга"Яңа ел могҗизасы" исем астында уен программасы үткәрелде. Алар күңелле уеннар. җырлар. чыршы тирәли әйлән - бәйлән уйнадылар.