“Тылсымлы сүз".
“Рәхмәт” көне уңаеннан балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен “Тылсымлы сүз" дигән квест - уен үткәрелде.
“Рәхмәт” көне уңаеннан балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен “Тылсымлы сүз" дигән квест - уен үткәрелде.
Китапханәдә балалар белән “Китапханәдә өстәл уеннары” исеме белән өстәл уеннары сәгате үткәрелде.
Каникулларны файдалы үткәрүне дәвам итеп балалар белән саф һавада төрле уеннар уйнадык.
Әлеге проектка Шубан авыл китапханәсе дә кушылды.
Китапханәнең китап укучылары өчен Гомәр Бәшировның 125 еллыгына "Җир һәм күңел җырчысы" исемле күргәзмә ясалды.
6 январь көнне балалар өчен «Тылсымлы син, Яңа ел» исемле күңел ачу - уен программасы үтте.
Китапханәдә китап укучылар өчен "Давыллы еллар җырчысы" (Һади Такташның 125 еллыгыны), "Татар фәнни фантастикасын киңәйтүче" (Адлер Тимергалинның 95 еллыгына), "Хакыйкать күзләрендә" (Фәрит Яхинның 65 яшьлегенә) язучыларның иҗатын яктыртып китап күргәзмәсе эшли.
“Кышкы тауда” исеме астында таудан массалы шууны оештырдык.
Бакча балалары белән “Кышны рәсемдә тасвирлау” исемле иҗат остаханәсе үтте.
Китапханәдә очрашу кичәсе булды.
“Батырлык яктысы” исемле тарихи калейдоскоб үтте.
Бакча балалары белән “Кисәтүче билгеләр” исемле профилактик әңгәмә үтте.
Инвалидлар декадасы кысаларында мәдәният йорты җитәкчәсе белән берлектә инвалид балаларга китаплар, күчтәнәчләр илтеп хәлләрен белеп кайттык.
китапханәдә “Көчлелегең белән горурланма, кешелегең белән горурлан” исемле китап күргәзмәсе эшли.
Мөхәммәт Мәһдиевның тууына 95 ел тулу уңаеннан "Кеше китә - җыры кала"исемле китап күргәзмәсе оештырылды.
Әниләр көненә “Дөньяны әниләр йөрәге җылыта” дип исемләнгән китаплар экспрессы ясалды
“Әйдәгез ,сүзлекләр иленә” дигән китапханә сәгате үтте.
20 ноябрь - Халыкара тәмәкедән баш тарту көне уңаеннан авыл халкы өчен тәмәкенең зарары турында язылган листовкалар өләшенде.
фикердәш клубын җитәкләүче шәхесебез Чулпан Габделганиева белән “Шигъри юлга чыккан Чулпан” исемле искиткеч чара үтте.
Халыкара толерантлык көне уңаеннан “Китапханә тынычлык йорты” исеме астында аралашу сәгате үтте.