Шубанская сельская библиотека - филиал № 17

«Яшелчәләр турында табышмаклар һәм шигырьләр».

Бакча балалары белән «Яшелчәләр турында табышмаклар һәм шигырьләр» исемле витаминлы уенлы ералаш үтте. Балаларны  витаминнар файдасы һәм аларның организм өчен әһәмиятен искә төшердек. Аннары табышмакларга җаваплар таптык. “Сайла мине”, “Уңыш җыябыз”, “Серле капчык уены”  уеннары уйнадык. Чара ахырында һәр балага өйләрендә буярга яшелчәләр бирелде.