“Үткәннәргә бер караш”.
18 май - Халыкара музейлар көне.
Китапханәбездә әби-бабайларыбыз ясаган, кулланган эш кораллары, көндәлек куллану җиһазлары, тукыган - чиккән, теккән өс-баш киемнәре һәм бик күп төрле әйберләр сакланучы кечкенә музей-почмагыбыз бар.
Бу бүлмәдәге әйберләрне балалар гына түгел өлкәннәребез дә, кайткан кунакларыбыз да кызыксынып карыйлар.
Музейлар көне уңаеннан “Үткәннәргә бер караш” - дип аталган музей-почмагыбызда әңгәмә - күзәтү үткәрелде.