Шубанская сельская библиотека - филиал № 17

“һәр милләтнең үз йоласы”.

“Библиотөн-2026” бөтенроссия акциясе кысаларында, 19 апрель көнне китапханәдә “һәр милләтнең үз йоласы” җырлы биюле уенлы сәгать үткәрелде. Балалар белән Россиядә яшәүче милләтләр, аларның гореф-гадәтләре, милли киемнәре,  бәйрәмнәренә кагылышлы мәгълүматлары белән “Сабантуй” журналлары һәм “Без бергә” исемле китаплар ярдәмендә кабат таныштылар. Балалар милли киемнәрдән татарча һәм рус телендә шигырьләр сөйләделәр, бергәләшеп татар халык уены “Түбәтәй”, башкорт алык уены “Юрта”, рус халык уены “Гори, гори, ясно”, удмурд халык уены “Италмас” кебек милли уеннарын уйнадылар.