«Тормышның өзелгән җебе».
19 апрельдә Россиядә Бөек Ватан сугышы вакытында совет халкы геноциды корбаннары истәлегенә багышланган «Бердәм гамәлләр көне» Бөтенроссия акциясе уза. Бу көн уңаеннан 19 апрель көнне «Тормышның өзелгән җебе» исемле хәтер сәгате үткәрелде. Презентация ярдәмендә күрсәтелгән мәгълүмати материаллар яшүсмерләргә фаҗиганең масштабын тирәнрәк аңларга, совет халкына кичерергә туры килгән авырту һәм газапларны аңларга ярдәм итте. Чарада катнашучыларга «геноцид» сүзенең мәгънәсе һәм ул сугыш елларында барлык славян халыкларын юк итүгә юнәлдерелгән булуына төшенделәр. Бөек Ватан сугышы елларында совет халкына ниләр кичерергә туры килүе, фашистлар әсирлегенә эләккән кешеләргә нинди авыр сынаулар төшүе, кешеләрне аяусыз кырып бетерү, тарихи хакыйкатьне саклау турында сөйләнде.