Шубанская сельская библиотека - филиал № 17

Могҗизалар кыры "Космик сәяхәт".

Космонавтика көне алдыннан укучылар өчен космик “Могҗизалар кыры” уены узды. Укучылар Галәмнең иксез-чиксез киңлекләре буйлап космосның серле дөньясында мавыктыргыч сәяхәт иттеләр. Уенчыларның һәр өчлеге алдыннан космос турындагы табышмаклар ярдәмендә сайлап алу туры узды. Турлардагы сораулар космос белән бәйле теманы үз эченә алды. Уен биремнәренә кызыксынып җавап бирделәр, космос, космонавтика һәм үз гомерләрен космосны үзләштерүгә багышлаган кешеләр турындагы белемнәрен киңәйттеләр һәм тикшерделәр.