"Гаилә белән укыйбыз"
Гаилә белән китап уку күркәм гадәт. Баланы китап укырга, аны яратырга бары гаиләдә генә өйрәтеп була. Укуга караш, кызыксыну иң беренче гаиләдә тәрбияләнә. Чөнки беренче китабын бала өйдә - әти- әни кулында күрә. Беренче әкиятләрне дә әти- әни авызыннан ишетә. Шул максаттан китапханәдә "Гаилә белән укыйбыз" китап күргәзмәсе оештырылды.