"Владимир Дальда кунакта: әкиятләр һәм табышмаклар"
Көшкәтбаш авыл китапханәсендә «Владимир Дальда кунакта: әкиятләр һәм табышмаклар» дип исемләнгән әдәби-уен сәгате үтте.Чара рус язучысы, этнограф һәм лексикограф, фольклор җыючы Владимир Иванович Дальның тууына 225 ел тулуга багышланды. Чара барышында аның тормышы һәм иҗаты белән таныштык, әкиятен укыдык. Чарага "Путешествие в мир слов" китап күргәзмәсе оештырылды. Сүзләре югалган мәкальне дәвам иттек, табышмаклар чиштек. Ул төзегән "Толковый словарь живого великорусского языка" аңлатмалы сүзлеге турында мәгьлүмат бирелде. 200 мең сүзне, 30 мең мәкальне , әйтемне, табышмакны, тапкыр сүзләрне туплаган, кәсеп һәм һөнәрләр фразеологиясе бирелгән сүзлек турында кызыксынып тыңладылар. Аңлатмалы сүзлек сүзләрнең мәгънәсен аңларга, сүз запасын тулыландырырга ярдәм итә.