"Бәхет туган якта"
Безнең авылыбыз талантларга бик бай. Яшь буын үз төбәгенең язучы -шагыйрьләрен белергә тиеш. Әлеге максат белән китапханәдә "Бәхет туган якта" дип исемләнгән шигырь сәгате үтте. Лилия Гарифуллина, Зөһрә Рамазанова, Лилия Накипова, Гөлназ Әхмәдиева һәм башкаларның китаплары белән таныштык, шигырьләрен укыдык. Чара өчен китап күргәзмәсе оештырылды, язучыларның китаплары һәм газета -журналлардан мәкаләләр куелды.
Чара "Тукайны бергәләп укыйбыз" масштаблы проекты кысаларында шагыйрьнең 140 еллыгы уңаеннан
"Бәйрәм бүген" шигырен укып тәмамланды.