Кушкетбашская сельская библиотека - филиал № 13

“Җирнең матурлыгы хатын-кызларда”

8 март — Халыкара хатын — кызлар көне билгеләп үтелә. Татар әдәбиятында, шигърияттә каләм тибрәтүче хатын кыз авторларыбыз бик күп. Аларның әсәрләре дә бик актив укыла. Бәйрәм уңаеннан китапханәдә “Җирнең матурлыгы хатын-кызларда” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырыды.Күргәзмәдә авылыбыз иҗатчылары Әлфия Габдуллина, Лилия Гарифуллина, Зөһрә Рамазанова һәм башкаларның китаплары урын алды, китапларга күзәтү ясадык. Әниләр, хатын-кызлар турында шигырьләр, «Тукайны бергәләп укыйбыз» проекты кысаларында «Ана догасы» шигырен укыдык.