"Туган телем - Тукай теле"
Габдулла Тукай-татар әдәбияты күгендә янган якты йолдызларның иң зурысы. Ул калдырган иҗат мирасы һәм андагы рухи яктылык-безнең горурлыгыбыз. Аның исеме һәм язмышы мәдәниятебез тарихының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйләнгән. Туган телебезгә, туган ягыбызга, аның табигатенә мәхәбәт, хөрмәт хисләре безнең күңелләргә балачакта сөйләнгән Тукай шигырьләреннән, әкиятләреннән иңә. Китапханәдә "Туган телем - Тукай теле" дип исемләнгән әдәби сәгать үтте. Укучыларга кеше тормышында туган телнең әһәмияте турында мәгълүмат бирелде. Тукайның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштылар, аның әсәрләре укылды. Сорауларга дөрес җавап биреп Габдулла Тукайның балалар өчен язылган китап атамасын белделәр.Бүген Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган «Тукайны бергәләп укыйбыз» проекты кысаларында «Милләткә» шигырен укыдык.