"Муса Җәлил: батырлык һәм ныклык шагыйре"
Китапханәдә "Муса Джалиль: поэт мужества и стойкости"("Муса Җәлил: батырлык һәм ныклык шагыйре") дип исемләнгән әдәби чара үтте. Укучылар шагыйрь Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты, Бөек Ватан сугышы елларындагы батырлыгы һәм фашист әсирлегендә язылган үлемсез шигырьләре белән таныштылар. Муса Җәлилнең шигырьләрен татар һәм рус телләрендә укыдылар. ("Выздоровление", "Кызыл ромашкалар", "Бакчачы"). Муса Җәлил биографиясе һәм иҗаты буенча викторина сорауларына җавап бирделәр,китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.