"Интернет дус та, дошман да"
"Интернет дус та, дошман да" дигән мәгълүмат сәгате үтте. Укучыларга интернетның кешеләр өчен тудырган мөмкинлекләре, аның тере аралашуны алыштыра аламы-юкмы, интернет -бәйлелек, компьютерда, телефонда күпме вакыт уздырырга кирәк булуы турында мәгълүмат бирелде. Интернет турындагы китапларга күзәтү ясадык, сорауларга җавап таптык.