“Тукай әкиятләрен укып үсәбез”
Балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен “Тукай әкиятләрен укып үсәбез” дип исемләнгән әдәби сәгать үтте. Шагыйрьнең тормыш юлын искә төшердек, китаплары, әсәрләре белән таныштык. "Кызыклы шәкерт", "Бала белән күбәләк", "Туган тел" шигырьләрен укыдык. табышмакларга, сорауларга җаваплар бирделәр.Г.Тукай үзенең әсәрләре аша хезмәтне, табигатьне, кешеләрне яратырга, гадел, мәрхәмәтле булырга өйрәтә.Бүген Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган «Тукайны бергәләп укыйбыз» проекты кысаларында «Буран» шигырен укыдык.