"Таня Савичеваның көндәлеген укыганда..."
Көшкәтбаш авыл китапханәсендә"Таня Савичеваның көндәлеген укыганда..." дип исемләнгән батырлык сәгате, Бөтенроссия "Блокадный хлеб" хәтер акциясе кысаларында үтте. Таня Савичеваның көндәлеге белән таныштык, Ленинград блокадасы башлангач, мәктәп укучысы көндәлек алып бара башлаган. Таня Савичева гаиләсе 1941 елның декабреннән 1942 елның маена кадәр вафат була. Таня үзе эвакуация вакытында вафат була. Ә аның көндәлеге камалышта калган Ленинградның нинди михнәтләр күрүен күрсәтүче хәтер.