Кушкетбашская сельская библиотека - филиал № 13

"Укы һәм җавабын тап"

Көшкәтбаш авыл китапханәсендә, Россия матбугаты көне уңаеннан, "Укы һәм җавабын тап" исеме астында матбугат сәгате үтте. Укучылар китапханә алдыра торган газета-журналлар белән таныштылар, балалар өчен чыга торган вакытлы матбугатка күзәтү ясалды, "Непоседа", "Сабантуй", "Почемучкам обо всём на свете", "Салават күпере" журналларындагы лабиринтлар, кроссвордлар, башваткычлар һәм башка кызыклы биремнәрне чиштек, җавапларын таптык.