Кушкетбашская сельская библиотека - филиал № 13

"Наркотиклар - сәламәтлек дошманы"

Наркомания-кешеләрнең сәламәтлегенә һәм иҗтимагый иминлегенә куркыныч тудыра торган җитди проблема. Ул җәмгыятьнең тынычлыгын һәм тотрыклылыгын куркыныч астына куя. Авыл китапханәсендә "Наркотиклар - сәламәтлек дошманы" дигән кисәтү-китап күргәзмәсе оештырылды.Күргәзмәдә наркотикларга бәйлелекнең нәрсә икәнен, аннан ничек сакланырга һәм бәйлелеккә эләккән кешенең киләчәге бармы-юкмы икәнен белергә мөмкин булган китаплар тәкъдим ителде.